Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Двигателенә ут капкан бортында 234 кешесе булган самолет кукуруз басуына төшкән

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ким дигәндә 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе пилоты Дамир Йосыпов Мәскәү өлкәсендә очкычны ашыгыч рәвештә җиргә төшереп утырткан, шул рәвешле 226 пассажирны һәм 5 экипаж әгъзасын коткарып калган. Бу хакта «ЕТВ» интернет-порталы хәбәр итә.

«Бүген иртән «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Симферопольгә юл тоткан А-321 самолеты Жуковский янында Рыбинское авылы тирәсендә кырга төшеп утырган», - дип хәбәр итә сайт.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары да эвакуацияләнгән. Очкычта барлыгы 226 пассажир (шуларның 6сы – балалар) һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ким дигәндә 10 кеше (шуларның 3се – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, очкыч кошлар керү сәбәпле ике двигателе дә сафтан чыгу аркасында ашыгыч рәвештә җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган. ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, лайнерның бер двигателенә җиргә төшкән вакытта ут капкан.

Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерә.

Татар-информ

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk