Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чегәннең сихерле көзгесе

Минем әбиемнең дуслары белән авылда төшкән каралы-аклы фотосурәте әле дә саклана. Алар анда печән салынган колхоз тракторы арбасы янында басып торалар. Яшьләр, барысына да егермеләр тирәсе, бер кыздан кала. Аның тышкы кыяфәте бик сәер: бер карасан — калганнарына яшьтәш, икенче яктан, кыяфәтенә кырык яшь бирерлек. Мин бу фотоны беренче тапкыр ун яшьләр чамасы булганда күрдем һәм әбидән бу хатын-кызның ни өчен шулай гадәттән тыш күренгәне турында сораштым. Әби миңа бу тарихны сөйләде

бием туып-үскән бистәдә өлкән яшьтәге бер чегән хатыны яши. Ул авыл халкы белән әллә ни аралашмый, нигездә бөтенесеннән ераграк тора иде. Әмма минем әбием белән кырык яшь аермасы булуга карамастан, дуслашкан бу ханым. Кайчагында әби аның янына кунакка чәй эчәргә йөргән. Һәм менә аңа, ул елларда бер яшь кызга, чегән бер серне ача. Ул бер борынгы көзгене саклавын, әнисеннән мирас булып калуын, аның ярдәмендәкиләчәкне фаразлый алуын сөйләгән. Чегән ханым әбиемә башка шәһәргә күчүне һәм ике елдан соң булачак ире-минем бабам белән очрашуны дөрес юраган. Болар барысы да тормышка ашкан.

Тулырак -> Чегәннең сихерле көзгесе | Tatar Today - татар яңалыклары.

Әбием туып-үскән бистәдә өлкән яшьтәге бер чегән хатыны яши. Ул авыл халкы белән әллә ни аралашмый, нигездә бөтенесеннән ераграк тора иде. Әмма минем әбием белән кырык яшь аермасы булуга карамастан, дуслашкан бу ханым. Кайчагында әби аның янына кунакка чәй эчәргә йөргән. Һәм менә аңа, ул елларда бер яшь кызга, чегән бер серне ача. Ул бер борынгы көзгене саклавын, әнисеннән мирас булып калуын, аның ярдәмендәкиләчәкне фаразлый алуын сөйләгән. Чегән ханым әбиемә башка шәһәргә күчүне һәм ике елдан соң булачак ире-минем бабам белән очрашуны дөрес юраган. Болар барысы да тормышка ашкан.
Карчык шуны да кисәтә: башка кешеләргә бу көзгегә карарга ярамый, чөнки карасаң, көзге аларның яшәү көчен алачак. Ә әбиемнең тагын бер яхшы дусты бар иде. Ул, чын комсомолка буларак, әбием сөйләгәнгә ышанмый, көлә генә. Әмма, күрәсең, кызыксынуы аның күңеленә кереп кала. Чегән хатынына кунакка икесе бергә барган бервакыт. Аңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кирәк булган. Һәм менә алар анда нидер эшләгән арада, әбинең дус кызы әлеге көзгене эзләп таба һәм аңа карый. Бу хакта ул әбиемә соңыннан сөйләгән. Ә күпмедер вакыттан соң аның белән бу сәер хәл килеп чыга: яшь кызның йөзендә ниндидер өлкән хатын-кыз образы күренә башлый. Көзге сихере корбаны чегән хатыныннан күз яшьләре коткаруын белән үтенә, тик чегән дә ярдәм итә алмый, гәрчә ниндидер сихри ритуаллар үткәреп караса да. Ә ике елдан соң бу кыз вафат була. Аның вафатыннан соң бу чегән хатыны сихер көзгесен ватып, аның кисәкләрен агач төбенә күмгән. Ул бу хакта әниемә бәхетсезне җирләгәннән соң әйткән.

Тулырак -> Чегәннең сихерле көзгесе | Tatar Today - татар яңалыклары.

чыганак: https://tatar-today.ru/2019/10/52867/

фото: https://cdn.pixabay.com/photo/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk