Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чишмәбезгә исем кирәк

Бәлки  укучыларның фикерләре, теләк-тәкъдимнәре бардыр дигән өметтә калам.

Кукмарада һәм тирә-як авылларда шифалы, челтер-челтер килүче чишмәләр күп булуы сөендерә. Гасырлар буена агып, алар диңгез-океаннарга яшәеш чыганагы булып тора. Барлык зур сулыкларның башы кечкенә чишмәләрдән башлана да инде. Әле урамнарда кое, колонкалар булмаганда шул чишмәләр халыкка үзенең тәмле суларын эчергән. Кеше аларга мәгънәле, матур исемнәр биргән: “Күз чишмәсе”, “Изгеләр чишмәсе” һәм башкалар.

Менә шундый чишмәләрнең берсе безнең Туеш бистәсендә урнашкан. Ул быел Айрат хәзрәт Шәфигуллин тарафыннан оештырылган зур ярдәм белән яңартылды: юлларына ташлар түшәлде, утлар куелды, матур өе дә барлыкка килде. Әлеге изге эшне башкарып чыккан һәркемгә дә халык бик рәхмәтле. Аларның бу гамәлләре мәңге онытылмас. Чишмәбезгә матур бер исем дә бирелсә әйбәт булыр иде. Бәлки  укучыларның фикерләре, теләк-тәкъдимнәре бардыр дигән өметтә калам.

Гөлсәрия ХӘСӘНОВА, 
Туеш бистәсе

фото: Эльвира Мөбаркәшина/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk