Бу атнада нинди һава торышы булачак?
Соңгы яңалыклар

Бу атнада нинди һава торышы булачак?

Татарстан синоптиклары декабрьнең беренче атнасында булачак һава торышы хакында сөйләде.

Агымдагы атнада республика циклон йогынтысында булачак, җомга көнне җылы атмосфера фронты юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында декабрьнең беренче атнасына фараз чыкты.

Атна уртасында, 4 декабрьдә, Татарстанның күпчелек районнарында төньяк циклон йогынтысында кар явачак. Төнлә температура -8..-13, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне һава температурасы -7..-12, аязган вакытта -17 градуска кадәр төшә. Кайбер районнарда бераз кар көтелә.

Җомга көнне җылы фронт узу нәтиҗәсендә һава температурасы күтәреләчәк: төнлә термометрның терекөмеш баганасы -6..-11, көндез исә +2..-2 градусны күрсәтәчәк. Белгечләр юлларда бозлавык (урыны белән көчле) хасил булачагы хакында кисәтә. Шулай ук юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, буран көтелә.

Шимбә көнне дә җылы һава торышы сакланачак, бераз явым-төшем күзәтеләчәк.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев