Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Белем көнендә Түбән Үрәстә 20 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды

Төзекләндерү эшләре республика программасы буенча башкарылган.

1 сентябрь – Белем бәйрәме көне Түбән Үрәс авылы халкы күңелендә сөенечле, мөһим вакыйга белән кереп калыр. Биредә бүген мәктәп бусагасын сигез беренче сыйныф укучысы атлап керде һәм белем йорты белән бер түбә астына урнаштырылган “Акварелька” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты.

Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, “Агрохимсервис” оешмасы директоры Валерий Тимофеев, “Домострой” төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев һәм башкалар катнашты.

“Белем йорты бик матур урынга урнашкан. Яхшы белем һәм тәрбия алу өчен биредә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Хәзер балалар бакчасы да мәктәп белән бер түбә астында үз эшчәнлеген алып барачак. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне һәм бакчага йөрүче сабыйларны бәйрәм белән котлыйм. Һәркемгә сау-сәламәт булырга язсын”, - диде Римма Атласовна.  

Балалар бакчасы 20 урынга исәпләнгән. Төзекләндерү эшләре республика программасы буенча башкарылган һәм ул 14,5 миллион сумга төшкән.

“Мәктәпнең өч сыйныфын тулысынча үзгәртеп, анда балалар өчен уен, йокы бүлмәләре, методик кабинет ясадык. Ишек-тәрәзә, идән-түшәмнәр барысы да яңартылды, утлар кертү, су, канализация эшләре дә башкарылды, керү юллары ясалды. Шулай ук өстәмә рәвештә мәктәп ашханәсенең азык богы да төзекләндерелде һәм җиһазландырылды”, - ди “Домострой” оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев.

Тәрбияче Лилия Семенова сүзләренә караганда, бүгенге көндә бакчага 13 бала йөри икән.

“Балалар Түбән Үрәс, Иске Оча, Яңа Оча һәм Түбән Оча авылларыннан килә. Без Түбән Үрәс авылында яшибез. Мин бирегә тәрбияче булып урнашканчы Урта Комар мәктәбендә инглиз теле фәнен укыттым. Ике балам бар, кызым белән улым да яңа бакчага йөриячәк”, - ди ул.

“Акварелька” бакчасы ачылуга балалар гына түгел, әти-әниләр дә куана.

“Мин - ике бала әнисе. Өлкән улым мәктәпнең икенче сыйныфында белем ала, ә кечкенәсе яңа ачылган бакчага йөриячәк. Моңарчы ул Үрәсбаш авылындагы “Чулпан” балалар бакчасында тәрбияләнде. Заманча җиһазландырылган бакча безгә бик ошый. Балалар авырмыйча йөрсеннәр генә”, - ди Иске Оча авылыннан Лариса Семенова.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ “Хезмәт даны”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев