Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балтачта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы үткәрелде

Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты

Балтачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы үткәрелде. Анда Кукмараның “Салават күпере” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Зефира Ямалова да катнашты. Аккалфаклылар Таузар, Карадуган, Бөрбаш, Нарат Бөрчекләре авылларында булып, балалар бакчаларында милли уеннар оештыру үзенчәлекләре белән таныштылар, “Уеннарда күңел җылысы” күргәзмәсен карадылар. 

Шулай ук утырышында катнашучылар шагыйрь Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең каберенә дә бардылар. Күчмә утырыш Балтачның “Сабантуй” ял һәм мәдәният паркында пленар утырыш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев