Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бакчасында мәк үстергән кукмаралыга карата җинаять эше кузгатылган

Шикләнелүче мәк орлыгын камыр ашлары өчен файдаланырга җыенган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив-тикшерү эшләре үткәрелә. 52 яшьлек Кукмара кешесенең бакчасында 48 төп мәк үсентесе табыла. Бу турыда 16.мвд.рф/сайты хәбәр итә. 
Составында наркотик булган үсемлек җыеп алына һәм тикшерүгә җибәрелә. Мәк саламы 1680,0 грамм авырлыкта була. 
Шикләнелүче сүзләренә караганда, составында наркотик булган әлеге үсемлекнең орлыгын ул кондитер ризыклары пешергәндә салырга җыена.
Бүгенге көндә әлеге факт буенча РФ җинаятьләр Кодексының 231 маддәсе, 1 өлеше нигезендә “Составында наркотик яисә психотроп матдә булган үсемлекләрне законсыз үстергән өчен” җинаять эше кузгатылган.

Фото: 16.мвд.рф/сайтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk