Шаһитлар хәбәр итүенчә, җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры исерек булган.
Татарстанда номерсыз «Лифан» машинасы баганага бәрелгән. Пассажир һәм машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
«Кичен Актүбәдә номерлары булмаган «Лифан» машинасында ике егет Лесная һәм Ленинград урамнары киселешендәге баганага бәрелгән. Егетләр исерек булган», - дип уртаклашты агентлык белән шаһитлар.
Җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәте алган һәм Әлмәт хастаханәсенә китерелгән.
фото: очевидцы
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев