Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Авылдашыбыз якты дөньядан китте

Йөрәге кинәт эшләүдән туктап, егет кыска гына вакыт эчендә бу якты дөньядан мәңгелеккә күчә.


Иртән “Рөстәм Каламбаров вафат булган” дигән куркыныч хәбәр Кәркәүч авылы халкын аптырашта калдырды. Ничек инде кичә генә фермада мал карап йөргән Рөстәм үлсен?!
Ни кызганыч, әлеге хәбәр дөрес була шул. Йөрәге кинәт эшләүдән туктап, егет кыска гына вакыт эчендә бу якты дөньядан мәңгелеккә күчә.

...Рөстәмнең әнисе Рабига колхозга эшкә килгән үзбәк егете белән кавышып, Үзбәкстанга китә, озак та үтми, кире туган ягына әйләнеп кайта. “Ник кире кайттың?” - дигән сорауга ул: “Анда ашарга бәрәңге юк”, - дип, бер генә җөмлә белән җавап бирә. Мөгаен, туган җирнең бәрәңгесе генә түгел, үзе дә бик сагындырган. Ә 1972 елда улы Рөстәм туа. Ул бик акыллы малай булып үсә, мәктәптә дә әйбәт укый. Гармунда да уйный, матур итеп җырлый да. Урта мәктәпне тәмамлагач, егеттә алга таба һөнәр үзләштерү теләге туса да, әнисенең ялгыз каласы килмәгәнлектән, улын беркая да җибәрми. Рөстәм колхозда төрле эшләр башкара, соңгы елларда фермада маллар карый. 

Әнисе улын гел яхшы яктан гына искә ала, аның турында сагынып сөйли. Рөстәм бар эшне дә җиренә җиткереп, яратып башкара: идәнне дә үзе юа, ашарга да пешерә, бакчада яшелчә, бәрәңгесен дә үстерә... Мәрхәмәтле, киң күңелле Рөстәм хуҗасыз этләрне, мәчеләрне алып кайтып ашата, тәрбияли. Фермага билгесез затлар китереп куйган мәчеләрне дә ипи белән туендыра.

Ул авылыбызның “инженеры” да иде. Беркайда укып өйрәнмәсә дә, өйдәге техник-көнкүреш җиһазларын үзе төзәтә. Авыл халкының эшләмәгән телевизорын, телефонын яки башка җиһазларын бушка рәтли.

Рөстәм авылдашларының күңелендә әнә шундый сыйфатлары белән истә калыр.

Саймә ХӘЕВА, 
Кәркәүч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk