Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗида “Мин бит татар малае” бәйгесенең зона туры узды

Купка, Адай, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи һәм Кукмараның “Кояшкай” балалар бакчаларыннан килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

“Мин бит татар малае” бәйгесенең чираттагы зона туры Аш-Буҗи балалар бакчасында уздырылды. Булдыклы, тырыш хезмәткәрләр эшләүче бу бинага катнашучылар Купка, Адай, Зур Сәрдек, Аш-Буҗи һәм Кукмараның “Кояшкай” балалар бакчаларыннан килделәр. Һәр биремгә ныклап әзерләнгән малайларның чыгышлары сокланырлык булды. “Кояшкай”дан дүрт кенә яшьлек Сәйдәш Каюмовның үзеннән берничә яшькә өлкәннәр белән ярышка чыгуына сокландык. Чын милләтпәрвәр малай! Аш-Буҗидан Рияз Бәдретдиновның сәхнә осталыгы үзенә тартып торды, Купкадан Идрис Закиров утлар чыгарып биеде, Зур Сәрдектән Рәсүл Гороховның кул эшләнмәләре нәселдән килгән осталыкны күрсәтте. Адай авылыннан Раян Хантимеров тамашачы алдында үзен иркен тотуы, матур сөйләме, булдыклылыгы белән аерылып торды. Үз шәҗәрәсен сөйләгәндә, аны авыз ачып, тын да алмый тыңладык. Сәләтле бала икән. Бәйгенең җиңүчесе дә ул булды. Бу бәйге – балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе ул.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk