Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Абхазиядә күпердән егылып, елгага агып киткән Татарстан кызын эзлиләр

Коткаручылар Гега һәм Бзыбь елгалары үзәннәрен тикшерә.

Абхазиядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре елгада баткан 24 яшьлек Татарстан кызын эзли. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Бәхетсезлек очрагы турында якшәмбе кичке алтыда хәбәр итәләр. Шаһитлар әйтүенчә, Дарья Манасова култыксалары булмаган күпердән Гега елгасына егылып төшкән һәм аны агым алып киткән. Бзыбь тарлавыгына тиз арада коткаручылар килә. Алар Гега һәм Бзыбь елгалары үзәнен һәм кушылдыкларын тикшерә. Әмма кызны таба алмыйлар.

Биек тауларда яуган көчле яңгырлар аркасында Бзыбь тарлавыгында елгаларның биеклеге арткан, агым көчле. Эзләүдә Абхазия Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының утызлап хезмәткәре катнаша. Кызны Рица милли реликтов паркы хезмәткәрләре дә эзли.

Эзләү кичә башланган һәм төнлә дәвам иткән. Хәзер коткаручылар Гега һәм Бзыбь елгалары үзәннәрен тикшерә. «Бөтен көчләр дә кулланыла, коткаручылар эшли. Елга агымы көчле. Тауларда яңгыр булды, шуңа күрә хәл бик катлаулы», — дип сөйләделәр агентлыкка.

Дарьяның иптәш кызы сөйләгәнчә, ул елганың көчле агымлы җиренә егылып төшкән. «Ул күпердә тотынып кала алмагандыр дип фаразлыйбыз. Күрәсең ул суга карап торган һәм башы әйләнеп егылып киткәндер», — диделәр матбугат хезмәтендә.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X