4нче урта мәктәп укучылары җиңүчеләр исемлегендә
Соңгы яңалыклар

4нче урта мәктәп укучылары җиңүчеләр исемлегендә

Универсиада авылының халыкара информация үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды.

Универсиада авылының халыкара информация үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Форум кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсына йомгак ясалды. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ильяс Үзбәков һәм 4 сыйныф укучысы Динә Гыйниятова җинүчеләр исемлегендә булдылар. Укучыларны әлеге конкурса мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Динә Йөзмөхәммәтова һәм Гөлфия Хәйдәровалар әзерләде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодцы