Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

27 ноябрьдә Сәрия Сабурская һәм Олег Даминов халыкны кабул итәчәк

Кукмаралылар үз сорауларын «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән дә бирә алачак.

27 ноябрьдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.

Кукмаралылар үз сорауларын Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 36нчы йорт, район үзәк китапханәсе бинасы) «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән дә бирә алачак.

Сәрия Сабурскаяга һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылу мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk