23 сентябрьгә Һава торышы
Соңгы яңалыклар

23 сентябрьгә Һава торышы

Республикада төнлә кырау төшүе ихтимал

23 сентябрьдә төнлә Татарстан территориясендә урыны белән һавада минус 1 градуска кадәр, туфракта минус 2 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез термометр баганалары +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

23 сентябрьдә шулай ук бераз яңгыр, урыны белән юеш кар көтелә. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил фаразлана. Урыны белән көчле җил күзәтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев