Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2020 елда «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарында басылган иң яхшы фотоларның берсе билгеләнде

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе узган елга нәтиҗәләр ясавын дәвам итә.

Әлеге фото Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сентябрь аенда Кукмарага эш сәфәре белән килгәч төшерелде.

Министр «Сабан» кооперативының сугым цехы, Илнур Сәмигуллин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгының Байлангардагы кошчылык фермасы төзелеше белән танышты. Шулай ук Манзарас мәктәбендәге белем бәйрәмендә катнашып, укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде.

Аннан соң кунаклар Нырты җирлегендә урнашкан күркә фермасына, Поч.Кучукта төзелә торган «Гаврилов исемендәге Агрофирма» җәмгыятенең заманча сөтчелек комплексына юл тотты.

Сәфәр азагында министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Аны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk