Марат Җәббаров: Кукмарада бар җирдә тәртип, кырлар эшкәртелә, кооперативлар төзелә
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры эш сәфәре белән Кукмарага килде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде.
Ул «Сабан» кооперативының сугым цехы, Илнур Сәмигуллин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгының Байлангардагы кошчылык фермасы төзелеше белән танышты. Шулай ук Манзарас мәктәбендәге белем бәйрәмендә катнашып, укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде. Аннан соң кунаклар Нырты җирлегендә урнашкан күркә фермасына, Поч.Кучукта төзелә торган «Гаврилов исемендәге Агрофирма» җәмгыятенең заманча сөтчелек комплексына юл тотты. Сәфәр азагында министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.
Заманча терлек сую пунктында кунакларны Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, «Сабан» кооперативы рәисе Айнур Бәйрәмовлар каршы алды.
«Без итчелек белән күптәннән шөгыльләнәбез, шуңа күрә сугым пунктына ихтыяҗ бар иде. “Сабан” кооперативын 2017 елда оештырдык, анда бүгенге көндә мал асрау белән шөгыльләнүче 17 әгъза теркәлгән. Алар терлекләрен тере авырлыкта кооперативка тапшыралар, без исә эшкәртеп, сату нокталарына җибәрәбез. Кооператив әгъзасы булганнардан малны билгеле бер суммага кыйммәтрәк алабыз», - диде Айнур Бәйрәмов.
Сугым цехы 2019 елда төзелә башлаган. Ул барлыгы 13 гектар җирне били, ә бинасы 756 квадрат метр мәйданны алып тора. Сугым цехын авылдан читтә, заманча итеп, санитария-ветеринария таләпләренә туры китереп төзиләр. Киләчәктә кооператив ярдәмендә техникаларны да яңартырга планлаштыралар. Ниятләре - әзер продукция йөртергә уңайлы транспорт булдыру.
«Биредә калдыксыз җитештерү цехы оештырырга планлаштырабыз. Бер бина эчендә сугым, эшкәртү һәм төрү заллары булачак, ярымфабрикатлар ясау турында да уйларыбыз бар. Бу халыкка хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен тагын да арттырыр, дип ышанабыз», - диде кооператив рәисе, кунакларны сугым пункты белән таныштырып.
Илнур Сәмигуллин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгының Байлангардагы кошчылык фермасы төзелеше дә кунакларда бары тик уңай тәэсирләр калдырды. Бу элеккеге ташландык, ярымҗимерек фермалар иде, дип таныштырдылар биредә.
«Кошчылык фермасы алты корпустан торачак. Аның дүртесе иске корылмалардан төзекләндереләчәк, ә икесе яңадан салыначак. Бер корпус якынча 80 мең чебешкә исәпләнгән. Монда шулай ук склад, катнаш азык заводы урнаштыру турында да планнарыбыз бар», - диде Илнур Сәмигуллин.
Төркәш авылы кияве Нәфыйк Мәдьяровның күркә үрчетү өчен Төркәш белән Нырты арасындагы ташландык ферманы алып, төзекләндерү эшләре башлап җибәрүе турында берничә тапкыр язган идек. Алар «Индейка» кооперативы оештырганнар, бүгенге көндә анда биш кеше теркәлгән. Ферма белән Төркәш авылы кияве Нәфыйк Мәдьяровның улы Илнур җитәкчелек итә. Ә кунакларны каршы алырга Нәфыйк Әхмәди улы үзе кайткан иде.
Фермада эш бер дә туктап тормый. Бүгенге көндә өч корпус тулы куәткә эшли, аларда 35 меңнән артык күркә чебеше йөгереп йөри. Шулай ук дүртенче корпус та кошлар кабул итәргә әзер. Инкубаторда да вак-төяк мәшәкатьләр генә калды, территорияне дә койма белән әйләндереп алдык, диделәр.
«Гаврилов исемендәге Агрофирма» җәмгыяте Поч.Кучук җирлегендә 1200 баш савым сыерга исәпләнгән заманча сөтчелек комплексы төзи башлады. 2020 елда төзелеш эшләренең беренче этабы башкарылачак, анда 600 сөтлебикәгә исәпләнгән абзар һәм 25 сыерга евро-параллель саву залы җиткезү күздә тотыла. Икенче этапта исә 2021 елда тагын 600 терлеккә абзар салыначак. Хуҗаларның сүзләренә караганда, нәселле таналарны чит илләрдән сатып алырга планлаштыралар. Хуҗалыкның бер гектар да авыл хуҗалыгы җирләре юк. Шуңа күрә малларга якын-тирәге азык цехларында җитештерелгән монокорм ашатырга җыеналар.
«Хәзерге вакытта беренче бинаның каркасы җыела һәм икенче бинаның фундаментын салу бара», - диде кунакларны каршы алган агрофирма җитәкчесе Илнар Хамбиков.
Марат Җәббаров эш сәфәренең ахырында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашып, аларга уракта уңышлар теләде.
«Бүген Кукмара районының күп почмакларында булып, эш барышы белән танышып чыктык, кайбер урыннарны әле бөтенләй күргәнем юк иде. Шунысына игътибар иттем: бар җирдә тәртип, кырлар эшкәртелә, кооперативлар төзелә, юллар да салына. Алга таба да планнарыгыз зурдан: көндәлек 400-500 тонна сөткә чыгасыгыз бар. Бүгенге көндә төп максат – игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу, шуңа күрә аяз көннәрдән файдаланып калырга кирәк», - диде министр.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев