Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Син очырдың мине, мәктәбем! (Түбән Өскебаш мәктәбенә багышлана)

Саумы мәктәп! Ерак-ераклардан, Җиткерәмен сиңа кайнар сәлам. Бу хатыма сәлам генә түгел, Гөлләмәдәй хисләремне салам. Туган көнең - 80 яшең белән! Карт та түгел, яшь тә түгелсең. Гомер буе синең диварларың Бала тавышына күмелсен! Әле дә истә... Чәчкәләрем тотып, Атлаганым синең бусагадан. Яшәргә көч, җанга азык салдым, Син якладың безне...

Саумы мәктәп! Ерак-ераклардан,

Җиткерәмен сиңа кайнар сәлам.

Бу хатыма сәлам генә түгел,

Гөлләмәдәй хисләремне салам.

Туган көнең - 80 яшең белән!

Карт та түгел, яшь тә түгелсең.

Гомер буе синең диварларың

Бала тавышына күмелсен!

Әле дә истә... Чәчкәләрем тотып,

Атлаганым синең бусагадан.

Яшәргә көч, җанга азык салдым,

Син якладың безне усаллардан.

Очырганда, ана күңеледәй,

Хафаланды, сызды йөрәгең.

Рәхмәт, мәктәп! Туры юл күрсәттең,

Өмет күзләреңне төбәдең.

Тукта әле... Әллә елыйсыңмы?

Бәхет тамчысымы тәрәзәңдә?

Күңелкәең тулып ташыйдыр ла,

Балаларны юлга тезгән мәлдә.

Укытучылар! Бар да олы җанлы!

Сез - мәктәпнең тынмас йөрәге.

Хезмәтегез-хөрмәтегез үссен,

Сау яшәгез - ихлас теләгем!

Күпме еллар артта калсалар да,

Сагынуым өзеп әйтәмен...

Чит җирләрдә канат кагынсам да,

Син очырдың мине, мәктәбем!

Айгөл Вәлиуллина-Нуриева

фото http://hostingkartinok.com/show-image.php?id=6bf36e33594ac2191e8cc22a27095dfb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев