Меңнән бер эш (шигырь)
Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек. Бала күңеле бикле аңа - кара урман, Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан. Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда - Горур баскан, "дело" тоткан казый анда. Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый Сафка баскан сүзләр белән карар...
Ана күңеле - тулы борчу, өметсезлек
Яшьле күзләр газизендә, билгесезлек.
Бала күңеле бикле аңа - кара урман,
Серле күзләр, аңлап булмый, бар да томан.
Шомлы тынлык, бар да баскан, күзләр алда -
Горур баскан, "дело" тоткан казый анда.
Рәт-рәт итеп бер сулыштан күз дә какмый
Сафка баскан сүзләр белән карар укый.
Ана тыңлый, ана елый, ана сорый:
Минем хәлне аңла зинһар, аңла, казый.
Газиз балам, бердәнберем, бер ялгышкан -
Китеп булмый, качып булмый бит язмыштан.
Бу мәхшәрдә ана сүзен кем ишетсен,
Бала хәлен аннан башка кем аңласын.
Кем коткарсын газизкәен бу сазлыктан,
Узмышлар бир, я ходаем, бу язмыштан.
Кинәт тынлык, яктыргандай булды дөнья:
Казый туктый, карарына нокта куя.
Бала чыга, төшә богау кулларыннан,
Өнме, төшме, аңламыйдыр шатлыгыннан.
Ана күңеле - тулы шатлык, бәхетлелек,
Яшьле күзләр газизендә, түземсезлек.
Бернигә дә карамыйча алга чапты,
Газизкәен, бердән-берен ана кочты.
Берөзлексез әйтә үзе рәхмәт сүзен,
Аңладылар, аңладылар ана сүзен.
Тик аңласын иде бердәнбере - баласы да
Үз халәтен, ана хәлен, карар сүзен.
Ана өчен, бала өчен зур вакыйга,
Тормышында, язмышында гомерлек эз.
Ә казыйга гади бер көн - көндәлек эш,
Тагын көтә сандыгында меңләгән эш.
Заһид САФИН, Кукмара
фото: https://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев