Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

“Глава”быз бигрәк уңган

Ура! Безнең Кукмарага Килде яңа "глава". Кая гына карасаң да Барлык җирдә эш бара. Барлык чүп-чар чыгарылды, Искеләре сүтелде. Главабыз бигрәк уңган Һәрбер сүзе үтемле. Яңа бакчалар төзелде, Парклар матурланды. Юлларыбыз төзәтелде, Тротуарлар салынды. Киң, шома тротуардан Рәхмәт укып йөрибез. Сергей Димитриевка озын гомер, Сәламәтлек телибез. Балаларга уйнар өчен Менә...

Ура! Безнең Кукмарага

Килде яңа "глава".

Кая гына карасаң да

Барлык җирдә эш бара.

Барлык чүп-чар чыгарылды,

Искеләре сүтелде.

Главабыз бигрәк уңган

Һәрбер сүзе үтемле.

Яңа бакчалар төзелде,

Парклар матурланды.

Юлларыбыз төзәтелде,

Тротуарлар салынды.

Киң, шома тротуардан

Рәхмәт укып йөрибез.

Сергей Димитриевка озын гомер,

Сәламәтлек телибез.

Балаларга уйнар өчен

Менә дигән урын бар.

Ишегалды гөрләп тора

Бала-чага шавыннан.

Алар бик нык куаналар

Атынчыклар булганга,

Ничек куанмасыннар

Тау булганга шуарга.

Туеш тавы читтә калмас,

Игьтибар булыр әле.

Тауларына менәр өчен,

Баскычлар булыр әле.

Барлык булган хыяллары

Тормышка ашсын иде.

Кукмараны танымаслык

Итеп үзгәртсен иде.

Сау-сәламәт яшәгез сез,

Эшегез гөрләп барсын.

Кукмараны күргән кеше

Шаккатып тел шартлатсын.

Бибинур ИСХАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев