Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гафу сорыйк (шигърият)

Бозым тиде, әллә көнләштеләр, Күзләремдә сүнеп бара ут. Бар гомерем хезмәт белән үтте. Белмим, кемгә ул да булды күп. Үзем шаян, хисчән кеше булдым, Кайгылылар янда елмайды. Гарипләрдән, мескен-зәгыйфьләрдән Тик көлгәнем минем булмады. Ярдәм иттем кулдан килгән кадәр Гозер белән килгән күпләргә. Хәтер сандыгымны актарамын - Кемне дучар иттем үпкәгә....

Бозым тиде, әллә көнләштеләр,

Күзләремдә сүнеп бара ут.

Бар гомерем хезмәт белән үтте.

Белмим, кемгә ул да булды күп.

Үзем шаян, хисчән кеше булдым,

Кайгылылар янда елмайды.

Гарипләрдән, мескен-зәгыйфьләрдән

Тик көлгәнем минем булмады.

Ярдәм иттем кулдан килгән кадәр

Гозер белән килгән күпләргә.

Хәтер сандыгымны актарамын -

Кемне дучар иттем үпкәгә.

Бозым тиде, өйдә генә хәзер

Белгән догам укып юанам.

Бозым ике яклы, бәлки ул да

Минем хәлдәдер дип уйланам.

Әйдә, кил син, икәү елый-елый,

Гафу сорап карыйк Ходайдан.

Кабул кылса, әллә калган ягын

Тыныч яшәп булыр яңадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk