Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада алтынчы спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды (+фото)

Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен корылган әлеге мәйданчык "Зилант" спорт мәктәбе бинасы артында төзелде. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Моңа кадәр ачылганнарында да иртәдән кичкә кадәр яшьләр өзелми. Мәйданчыкны ачу тантанасында район...

Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен корылган әлеге мәйданчык "Зилант" спорт мәктәбе бинасы артында төзелде. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Моңа кадәр ачылганнарында да иртәдән кичкә кадәр яшьләр өзелми.

Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һ.б.лар катнашты.

-Районыбызда балаларга һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Боз сарае, "Ялкын", "Зилант" спорткомплексларыннан тыш, мәктәпләрдә спорт залларын төзекләндерү бара. Ачык мәйданчыклар да футбол, волейбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләргә уңайлыклар тудыра. Аларның кадерен белеп, балалар һәм яшьләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрсеннәр иде. Сәламәт буын - безнең киләчәгебез. "Бердәм Россия" партиясе алып барган сәясәт тә шуңа юнәлдерелгән, - диде үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk