Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, калган 24 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, калган 24 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.
Авыручыларның күбесе Казанда – 35 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 6, Яшел Үзәндә – 5, Питрәчтә – 2, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Камада – берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3351 очрагы расланган.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев