Кукмарада тимер юл переезды ремонтка ябыла
Көн темасы

Кукмарада тимер юл переезды ремонтка ябыла

Автомобильчеләргә үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш итәләр.

Кукмарада ремонт эшләре уздырылу сәбәпле, 3 мартта Кукмара-Нократ Аланы арасындагы тимер юл переезды вакытлыча ябыла. Бу хакта Казан юл дистанциясендә хәбәр иттеләр.

Переезд 3 мартта 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябык булачак.

Автомобильчеләргә үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш итәләр.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев