Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз эшен ачарга хыялланучы авыл яшьләре яңа проектта катнаша ала

Инициативалы һәм күптәннән үз эшен ачарга хыялланучы, күп идеялы, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмәүче авыл яшьләре өчен яңа проект игълан ителде. Аның нигезендә, Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укулар оештырыла. Аның өчен өч төрле әйбер сорала: буш вакыт, теләк һәм интернет. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда...

Инициативалы һәм күптәннән үз эшен ачарга хыялланучы, күп идеялы, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмәүче авыл яшьләре өчен яңа проект игълан ителде. Аның нигезендә, Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укулар оештырыла. Аның өчен өч төрле әйбер сорала: буш вакыт, теләк һәм интернет. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрлеккә беренче адымнарын гына ясый башлаган яшьләр бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк. Программа кысаларында бизнес-план ысуллары, аны тормышка ашыру этаплары белән тәфсилләп танышырга мөмкин. Моңардан тыш, программаның экспертлары белән үзегезнең идеягезгә нигезләнеп, киләчәк бизнесыгызның планын төзи алу мөмкинлегенә ирешәчәксез.

Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 15-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.

Катнашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Урыннар чикле. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефонына шалтыратырга мөмкин.

фото: http://samara.bestru.ru/advertisements/view_c/93/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X