Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Арбаш мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дигән фәнни- гамәли конференция узды

Югары Арбаш урта мәктәбендә "Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә" дип аталган өченче фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшендә Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Ә.Газизуллин, экология министрлыгының өлкән белгече Р.Хуҗиев, Саба дендробакча директоры И.Шәймиев, экология министрлыгының төньяк җирле идарә белгече Ф.Латыш катнаштылар. Районының 11 мәктәбеннән килгән укучылар "Табигый һәм тарихи һәйкәлләр", "Экологик-биологик...

Югары Арбаш урта мәктәбендә "Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә" дип аталган өченче фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшендә Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Ә.Газизуллин, экология министрлыгының өлкән белгече Р.Хуҗиев, Саба дендробакча директоры И.Шәймиев, экология министрлыгының төньяк җирле идарә белгече Ф.Латыш катнаштылар. Районының 11 мәктәбеннән килгән укучылар "Табигый һәм тарихи һәйкәлләр", "Экологик-биологик проблемалар һәм кеше сәламәтлеге", "Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда", "Техник һәм декоратив иҗат" дигән юнәлешләрдә үзләренең эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр.

Һәр фәнни эш бүгенге көн кадагында торган актуаль мәсьәләне яктырткан иде. Конференция ахырында дүрт юнәлеш буенча нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Р.Исламов, мәктәп директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk