Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Юрий Гагарин белән хезмәт иткән

Миңа Төньяк флотның авиадивизия составында 1957-1960 елларда беренче космонавт Юрий Гагарин белән бергә хезмәт итү бәхете насыйп булды. Космонавтлар отрядына алынганчы ул диңгез авиациясендә очучы-истребитель иде. Ярдәмчел, ягымлы, көләч йөзле, физик һәм рухи яктан җитлеккән иптәш буларак исемдә калган ул. Юрий Гагарин төньякның кырыс шартларында галәмгә очу өчен чыныгу алды....

Миңа Төньяк флотның авиадивизия составында 1957-1960 елларда беренче космонавт Юрий Гагарин белән бергә хезмәт итү бәхете насыйп булды. Космонавтлар отрядына алынганчы ул диңгез авиациясендә очучы-истребитель иде. Ярдәмчел, ягымлы, көләч йөзле, физик һәм рухи яктан җитлеккән иптәш буларак исемдә калган ул. Юрий Гагарин төньякның кырыс шартларында галәмгә очу өчен чыныгу алды. Ул билгесезлеккә таба беренче адым ясады. 1961 елның 12 апрелендә "Восток" космик кораблендә Җир шарын әйләнеп чыгып, космоста да очарга мөмкин икәнлеген раслады. Кешелек хәтереннән җуелмый торган, 20 гасырның иң зур вакыйгасы бу. Кызганыч, шундый батырлык кылган кешенең гомере генә кыска булды. 1968 елның 2 мартында инструктор, полковник В.Серегин белән МИГ-15 истребителендә очышлар үткәргәндә алар һәлакәткә очрадылар.

"Җирне корабль-спутникта әйләнеп чыкканнан соң, мин планетабызның нинди матур булуын күрдем. Кешеләр, бу матурлыкны җимермик, саклыйк һәм арттырыйк", - дип язган иде Юрий Гагарин. Бу аның җиребезне яратуы, гуманлы булуы хакында сөйли.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, әйтәсем килә: Ватаныбызны данлыклы иткән Юрий Гагарин кебек бөек кешеләр исемнәре янына сезнең исемнәр дә өстәлсен иде. Уңышлар телим сезгә. Шулай ук авылдашларым - Байлангар халкына, дусларга, туганнарга сәламнәремне юллыйм. Укытучыларым Ания апа Зарипованы, Мазыя, Нәсимә, Рәйсә апаларны сагынып искә алам.

Мәкъсут НАСЫЙБУЛЛИН, Екатеринбург шәһәре

фото: http://keylike.ru/page/8/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk