Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яћалыклар

КӨН ТЕМАСЫ Дүшәмбе көнне район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин үткәргән киңәшмәдә һәр тармакта хәл ителәсе бурычлар, башкарылган эшләр турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында бу атнада кукуруз уңышын, салам җыюны, җир эшкәртүне төгәлләү, техниканы кышка саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтларга керешү, терлекчелектә эшне югары дәрәҗәдә оештыру бурычы тора. Шулай ук кече һәм урта...

КӨН ТЕМАСЫ

Дүшәмбе көнне район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин үткәргән киңәшмәдә һәр тармакта хәл ителәсе бурычлар, башкарылган эшләр турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында бу атнада кукуруз уңышын, салам җыюны, җир эшкәртүне төгәлләү, техниканы кышка саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтларга керешү, терлекчелектә эшне югары дәрәҗәдә оештыру бурычы тора. Шулай ук кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше булган гаилә фермалары оештыру да игътибар үзәгендә торырга тиеш. 4 декабрьдә узачак сайлауларга, кышкы сезонга хәзерлек чаралары күрү, торак төзелешен дәвам итү, ярминкәләр оештыру, хезмәт хаклары, салымнар түләү һәм башка мәсьәләләрне дә көн кадагына кую таләп ителә.

МӘДӘНИЯТ

Зур Кукмарада яшәүче үзешчән композитор, 100дән артык җыр авторы Илгиз Зарипов күптән түгел генә район Мәдәният йортында 50 яшьлек юбилее уңаеннан, шыгрым тулы тамашачылар алдында концерт оештырган иде. 30 октябрьдә исә ул Яр Чаллы шәһәрендәге Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында үзенең җырларыннан төзелгән "Авыл күчтәнәче" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итә. Концертта Кукмара йолдызлары - Нәкыя Орлова, Илнар Камалиев, Халидә Николаева, Әлфинур Юнысова, Габдрахман Һадиев, Хатыйп Бәдретдинов, Зур Сәрдекнең "Чәчкә" бию ансамбле, шагыйрь Харис Мостафин, тальянчы Рәүҗит Хуҗин, баянчы Рөстәм Хәсәновлар катнаша. Яр Чаллыга Казаннан Вадим Захаров, Гөлнара Габидуллина, Айгөл Сагынбаева, Алинә Сафиуллиналар киләчәк. Концертны Светлана Кондрашина белән Әмир Хәләви алып бара.

ФЕСТИВАЛЬ

Зур Сәрдек гимназиясендә эшләп килүче "Алтын битлек" драма коллективы Казанда узган "Иделкәем" балалар театр фестиваленнән III дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Коллектив җитәкчесе Гөлфия Сәфәргалиева сүзләренә караганда, бәйгенең зона этабында җиңү яулаганнар алар.

-Республикакүләм фестивальдә 13 коллектив катнашты. Укучылар бик яхшы чыгыш ясадылар. Коллектив музыкаль үзәк, балалар -"Ялкын", үзем исә "Түгәрәк уен" дигән журналларга бушлай подписка белән бүләкләндек. Фестивальдән уңай тәэсирләр алып кайттык, -ди ул.

***

2 ноябрьдә район Мәдәният йортында Фидан Гафаров һәм Ләйлә Дәүләтова концертлары була.

***

8 ноябрьдә Гүзәл Әхмәтова концерты үтәчәк. Билетлар район Мәдәният йорты кассасында сатыла.

КОНКУРС

Балалар арасында үткән "Үрмәкүч һәм суалчан" дип аталган Бөтенроссия рәсем конкурсында Кукмараның "Кояшкай" балалар приютында тәрбияләнүчеләр җиңү яуладылар. РФ буенча Кристина Петрова III урынны (тәрбиячесе А.Әгъләмова), Идел буе федераль округы буенча Роман Федоров I урынны (тәрбиячесе Р.Шәвәлиева), Эдуард Филиппов II урынны (хезмәт буенча инструктор Р.Савыкова), Татарстан буенча Раил Әхмәтшин II урынны (тәрбиячесе Г.Рәхимуллина), район буенча Динар Биккинин I урынны (тәрбиячесе Г.Әхмәтҗанова) алдылар. Балаларга дипломнар тапшырылды.

СПОРТ

Әлмәт шәһәрендә шахмат-шашка буенча ярыш үткәрелде. Районыбызның "Аргамак" командасы (капитаны Дамир Галиәхмәтов) 23 район арасында I урынны яулады. Команда составында Хәйдәр Гарипов, Николай Большов, Альберт Сәләхов, Камил Шәймәрданов, Валентина Борисова, Альбина Ибраһимовалар иде. Котлыйбыз!

***

30 октябрьдә "Зилант" спорт мәктәбе 2000-2001 елда туган балаларны баскетбол буенча ачык турнирга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk