Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманнарда янгын чыгарудан сак булыгыз

Яз көне урманда янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Шунлыктан янгынга каршы тору чараларын да даими күреп барырга онытмагыз. Урманда шырпы һәм тәмәке төпчекләрен сүндермичә җиргә ташламагыз, табигатькә ял итәргә чыкканда үзегез белән мангал йөртегез, булмаса - учакны махсус урын әзерләп кенә ягыгыз. Үзегездән соң урманда тиз кабынып китүчән сыеклык савытларын...

Яз көне урманда янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Шунлыктан янгынга каршы тору чараларын да даими күреп барырга онытмагыз. Урманда шырпы һәм тәмәке төпчекләрен сүндермичә җиргә ташламагыз, табигатькә ял итәргә чыкканда үзегез белән мангал йөртегез, булмаса - учакны махсус урын әзерләп кенә ягыгыз. Үзегездән соң урманда тиз кабынып китүчән сыеклык савытларын онытып калдырмагыз, җылынудан алар янгын китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук бензин, май, керосин яки башка ягулык матдәләре сеңгән сөртү материаларын, пыяладан эшләнгән савытларны калдырмагыз. Урман, болын, аланнарда чирәмгә ут төртү дә катгый тыела. Урманда янгын чыгу очракларына юлыккан очракта кичекмәстән 8-800-100-94-00 яки 01 номерларына шалтыратыгыз. Янгынга каршы тору чараларын бозучылар җинаять һәм административ җаваплылыкка тартыла. Урманда ут белән сак булыгыз!

Ринат БАЙГОБУЛОВ, Лубян урман-техник көллиятенең табигатьне саклау инженеры

фото: http://www.69.mchs.gov.ru/news/?PAGEN_1=3&PAGEN_2=42

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk