Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нотариус Рафил Вәлиев укучыларга хокук, ирек һәм бурычлар турында сөйләде

"Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2011 елдан башлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Бөтенроссия көне уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм гаилә хокукларына һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча Россия гражданнары үз хокукларын яклый алалар. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныфлары...

"Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2011 елдан башлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Бөтенроссия көне уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм гаилә хокукларына һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча Россия гражданнары үз хокукларын яклый алалар.

Кукмара 4нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныфлары өчен, укучыларга юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Хокук грамоталылыгы дәресләре узды. Аны Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев алып барды. Ул безне төп хокукый гарантияләребез, кеше хокуклары төшенчәсе, кеше һәм бала хокукларын яклаучы документлар белән таныштырды. Аның чыгышында шулай ук гражданин буларак яшүсмер һәм аның гражданлык хокуклары, ирек, төп конституцион хокуклар, бала хокукларын яклауның юллары һәм алымнары, хокук, ирек һәм бурычларның үзара бәйләнеше турындагы мәсьәләләр дә киң яктыртылды. Кеше хокукларын яклау һәм бозу, хокук бозуга карата җавапка тартылу, балигъ булмаганнарны хөкемгә тарту, аларның төрләре, кылган гамәлләр һәм алар өчен җавап бирү хакында мисаллар китереп, кызыксындырырлык итеп сөйләнде.

Яшүсмер чорда тормышка ашырылырга тиешле бурычлар, ата-аналар белән килеп чыккан конфликтлар һәм аларны чишү юллары турындагы фикерләр дә бездә кызыксыну уятты. Безне ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт, эшкә урнашуга караган сораулар да кызыксындырды. Нотариус булу өчен кайда укырга, кирәклеген дә белделәр сыйныфташларым.

Рафил абыйның игелекле тагын бер эшен әйтергә кирәк. Әти-әниләр комитеты әгъзасы буларак, ул мәктәп тормышына да битараф түгел. Һәрвакыт кызыксынып тора, тәкъдимнәре белән дә булыша. Шулай ук һәрдаим спонсорлык ярдәме күрсәтә. Бу килүендә ул мәктәпкә принтер бүләк итте.

Алина ӘКБӘРОВА, Кукмара 4 нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk