Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тузганаклар баш калкыта

Урманнарда, аланнарда үсүче дару үләннәре - яшел тылсымчылар борынгы заманнардан бирле кешеләрне дәвалаганнар, көч биргәннәр. Май аена чыгу белән тирә-юньдә сап-сары тузганаклар баш калкытты. Тузганак согы кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, тешләрне ныгыта. 1 стакан сокны 4-5 кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны...

Урманнарда, аланнарда үсүче дару үләннәре - яшел тылсымчылар борынгы заманнардан бирле кешеләрне дәвалаганнар, көч биргәннәр. Май аена чыгу белән тирә-юньдә сап-сары тузганаклар баш калкытты.

Тузганак согы кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, тешләрне ныгыта. 1 стакан сокны 4-5 кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны һәрвакыт яңасын ясап торсагыз яхшырак. Тузганакның тамыры да файдалы. Моның өчен аны яхшылап юарга, корытырга һәм кисәкләргә турарга кирәк. Сүрән духовкада 20-30 минут киптерергә һәм кофетарткыч аша чыгарырга. 1 стакан кайнар суга 1-2 аш кашыгы порошок салырга. Көнгә 1-2 тапкыр эчәргә мөмкин. Мондый кофе бавыргаа файдалы, ул аллергиядән коткара, хәтерне яхшырта.

Тузганак кайнатмасы

300-400 данә сары чәчәкне өзеп, өстенә салкын су салалар. Бер тәүлек торгач, сулы чәчәкне сыгып, ярты литр кайнар су агызалар да 15-20 минут кайнаталар. 1 килограмм шикәр комы, 1-2 лимон турап салалар, 1 бал кашыгы лимон кислотасы сибәләр дә тагын 5 минут кайнаталар. Ул бал төсенә кергәч, ут өстеннән алалар. Кайнатма суынгач, марля аша сөзәләр дә кабат 1-2 минут кайнаталар. Кайнатма әзер. Аны иртән ач карынга ашасаң, файдасы күбрәк.

фото: http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тузганак файдасы

erid: 2VtzqxWHLUk