Тузганаклар баш калкыта
Урманнарда, аланнарда үсүче дару үләннәре - яшел тылсымчылар борынгы заманнардан бирле кешеләрне дәвалаганнар, көч биргәннәр. Май аена чыгу белән тирә-юньдә сап-сары тузганаклар баш калкытты.
Тузганак согы кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, тешләрне ныгыта. 1 стакан сокны 4-5 кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны...