Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәртип сагына дружиначылар чыга

Сиксәненче еллар башында оешкан ирекле халык дружиналарын (ДНДларны) күпләр хәтерлидер әле. Кулларына махсус кул бәйләвече таккан дружиначылар урамнарда, җәмәгать урыннарында булып, тәртип саклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәр. "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында"гы республика законы нигезендә "Халык дружиналары" кабат кайтарыла башлады. Тиздән Кукмарада да полиция хезмәткәрләре белән...

Сиксәненче еллар башында оешкан ирекле халык дружиналарын (ДНДларны) күпләр хәтерлидер әле. Кулларына махсус кул бәйләвече таккан дружиначылар урамнарда, җәмәгать урыннарында булып, тәртип саклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәр. "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында"гы республика законы нигезендә "Халык дружиналары" кабат кайтарыла башлады. Тиздән Кукмарада да полиция хезмәткәрләре белән берлектә гади халык рейдларга чыгачак.

-Штаб начальнигы, аның ярдәмчеләре билгеләнәчәк һәм дежурлык графигы төзелеп, оешма-предприятиеләргә җибәреләчәк. Барлык оешмаларда да ДНД отрядлары оешырга һәм аның һәр вәкиле үзенең дежурлык көнендә алдан билгеләнгән махсус маршрутлар буенча патрульгә чыгарга тиеш, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева.

ДНД әгъзалары тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында аңлату-тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук рейдлар вакытында имин булмаган, полициядә исәптә торучы гаиләләрдә дә булып, "кыек" юлдан киткән әти-әниләр, яшүсмерләр белән әңгәмәләр кору, мәдәният йортларында дискотекаларда, төрле спорт чараларында, бәйрәмнәрдә катнашу да каралган. Җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә йөрүчеләргә, тәмәке тартучыларга, кичке сәгать уннан соң җәмәгать урыннарында очраган балигъ булмаганнарга һәм башка хокук бозучыларга административ беркетмәләр төзеләчәк.

-Ирекле халык дружиналарына бары тик уңай яктан характерланган, административ җаваплылыкка тартылмаган, элегрәк хөкем ителмәгән, психик авырулары булмаган, наркологта исәптә тормаганнар гына кабул ителә ала. Һәр дружиначыга "Халык дружинасы" дигән язуы булган жилетлар тектерергә һәм кул бәйләвечләренә заказ бирәчәкбез. Махсус таныклыклар исә Казаннан кайтачак, - ди полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Рамазан Мәмлиев. - Район эчке эшләр бүлегендә дружиначыларны укыту да каралган. Бергәләп, үзара аңлашып эшләрбез дип уйлыйм.

фото: http://news.onua.od.ua/?p=2789

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X