Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Террорлык һәм экстремистлыкны кисәтү максатында киңәшмә үтте

Дин йортларына йөрүчеләр арасында кешене җенесенә, расага, милләтенә, теленә, чыгышына, дингә мөнәсәбәтенә карап кимсетүләргә юнәлдерелгән гамәлләрне булдырмау, дини оешмаларның биналарын саклауны көчәйтү максатыннан православие дине әһелләре белән киңәшмә үткәрдек, диелгән район прокуроры Минемулла Нәҗипов хәбәрендә. Киңәшмәдә Кукмара чиркәве настоятеле Сергей Елисеев, Югары Чура авылы дини оешмасы настоятеле Филипп Федоров, Оштырма...

Дин йортларына йөрүчеләр арасында кешене җенесенә, расага, милләтенә, теленә, чыгышына, дингә мөнәсәбәтенә карап кимсетүләргә юнәлдерелгән гамәлләрне булдырмау, дини оешмаларның биналарын саклауны көчәйтү максатыннан православие дине әһелләре белән киңәшмә үткәрдек, диелгән район прокуроры Минемулла Нәҗипов хәбәрендә. Киңәшмәдә Кукмара чиркәве настоятеле Сергей Елисеев, Югары Чура авылы дини оешмасы настоятеле Филипп Федоров, Оштырма Юмья авылы приходы советы рәисе урынбасары Нина Ефремовалар катнашкан. Аларга алда әйтелгән гамәлләрне кисәтү эшләре алып бару, мондый хәлләр булган очракта хокук саклау органнарына һәм прокуратурага хәбәр итәргә кирәклеге турында әйтелгән. Дини оешмалардагы янгын куркынычсызлыгын тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләрне кыска срокларда бетерү бурычы куелган.

фото: http://ozersk24.ru/spas/pamjatki-po-bezopasnosti/v-celjah-preduprezhdenija.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk