Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Территориаль үзидарә поселокны дүрткә бүлде

Матбугат чаралары аша белеп торабыз: күп кенә шәһәрләрдә халыкны борчыган сорауларны хәл итүне тынгысыз йөрәкле, актив тормыш белән яшәүче пенсионерлар үз кулларына ала. Быел көзен Кукмарада да шундый юнәлештәге яңа иҗтимагый оешма - территориаль үзидарә барлыкка килде. Аны җаваплы урыннарда эшләгән һәм, пенсия яшендә булуга карамастан, җәмгыять тормышыннан читтә калырга...

Матбугат чаралары аша белеп торабыз: күп кенә шәһәрләрдә халыкны борчыган сорауларны хәл итүне тынгысыз йөрәкле, актив тормыш белән яшәүче пенсионерлар үз кулларына ала. Быел көзен Кукмарада да шундый юнәлештәге яңа иҗтимагый оешма - территориаль үзидарә барлыкка килде. Аны җаваплы урыннарда эшләгән һәм, пенсия яшендә булуга карамастан, җәмгыять тормышыннан читтә калырга теләмәгән райондашларыбыз җитәкли. Шуларның берсе Валентин Иванов белән очрашып, әлеге оешманың максаты, эшчәнлеге турында сораштык.

-Безнең бурыч - халыкның ихтыяҗларын, проблемаларын якыннан өйрәнү һәм хәл итү, бу мәсьәләләрне район, поселок җитәкчелегенә җиткерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, - диде ул. - Шул исәптән урамнарны төзекләндерү, яшелләндерү, чисталык мәсьәләләрен дә күз уңында тотабыз. Бу территориядәге оешмалар белән килешеп эш итәрбез, ди уйлыйм. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, һәр оешма Яңа ел бәйрәменә чыршылар бизәсен, бу эштә халык та актив катнашсын иде. Шулай ук җирле депутатлар, полициянең участок инспекторлары, йорт комитетлары җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә җыенабыз. "Домком"нарны иң элек барлап чыгып, булмаган очракта сайларга киңәш итәчәкбез. Шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең хәлләрен белү, аларга нинди ярдәм кирәклеген ачыклау ниятебез дә бар. Бу игелекле эшне халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, график нигезендә башкаруны планлаштырдык.

-Валентин Константинович, сезнең җитәкчелек эшендә тәҗрибәгез зур, халыкның моң-зарлары да мәгълүм сезгә. Шулай да бу яңа оешманың эшчәнлеген оештыру өчен башкаларның эш алымнарын да өйрәнү кирәктер, мөгаен.

-Дөрестән дә, шулай. Ноябрь аенда без Чистайда үткәрелгән республика киңәшмәсендә катнаштык. Анда Лениногорск, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендәге иҗтимагый оешмаларның тәҗрибәләре белән таныштык. Алар авыр хәлле гаиләләргә, инвалидларга, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләргә ярдәм итүне төп юнәлеш итеп алганнар. 26 декабрьдә исә Казанда үтәчәк съезд безгә бурычларыбызны тагын да тәгаенләргә мөмкинлек бирер, дип ышанам.

-Оешманың эшчәнлеген алып бару, белүемчә, берничә кешегә йөкләнгән. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.

-Тарафдарларым Зөмәрә Җиһаншина, Наилә Гайфетдинова, Сәлимә Галәүтдинова - танылган шәхесләр. Поселок советының "Территориаль иҗтимагый үзидарәнең Кукмара поселогындагы чикләрен билгеләү турында"гы 30.07.2014 елгы карары белән поселок шартлы рәвештә дүрт зонага бүленеп, һәркайсыбызның эшчәнлек өлкәсе билгеләнде, Уставыбыз теркәлде. Мин үзем "Разин" зонасы өчен җаваплы. Бу - поселокның төньяк-көнчыгыш, ягъни Чернышевский урамының җөп ягыннан башлап, Киров өлкәсе чигенә кадәр өлеше. Поселокның төньяк-көнбатыш өлешендәге "Ворошилов" зонасында халык белән Сәлимә Галәветдинова эшләргә әзер. Бу зона Чернышевский урамыннан алып, Ворошилов урамына (бу урамны да кертеп) кадәр территорияне үз эченә ала. Зөмәрә Җиһаншинага Нур Баян зонасы, ягьни поселокның көньяк-көнбатыш өлеше беркетелде. Наилә Гайфетдинова көньяк-көнчыгыштагы "Магистральная" зонасында хезмәт күрсәтәчәк. Бу - поселокның Яхин урамыннан алып Манзарас авылына кадәр өлеше. Һәркайсыбызның халыкны кабул итү сәгатьләре билгеләнде. Сүземне йомгаклап, әйтергә теләгәнем шул: халыкның ярдәме белән нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды

Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисләре халыкны кабул итә (һәр сишәмбедә):

Валентин Иванов - 9.00-11.00 сәгатьләрдә, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Степан Разин урамы, 63

Сәлимә Галәүтдинова - 10.00-12.00 сәгатьләрдә, Мәшгульлек үзәге, Ворошилов урамы, 44

Зөмәрә Җиһаншина - 14.00-16.00 сәгатьләрдә, Кукмара 3нче урта мәктәбе, Нур Баян урамы, 40

Наилә Гайфетдинова - 14.00-16.00 сәгатьләрдә, Манзарас урта мәктәбе, Яшьләр урамы, 34

Тәфсилле мәгълүмат белән Кукмара сайтында танышырга мөмкин.

фото http://kukmor-one.ru/photoreports/kukmorskaya-gora-leto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk