Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Терлекләр арасында ящур чире таралуы күзәтелә

Быел Россиянең 30 төбәгендә терлекләрнең күпләп үлүенә китерә торган йогышлы ящур (тилчә) чире таралуы күзәтелә, дип хәбәр итте безгә "Россельхознадзор" белгече Рәшит Хәйруллин. Ящурны чыдамлы һәм яшәүчән вируслар тарата. Терлекләрнең бу чир белән авыруын түбәндәге билгеләрдән белергә мөмкин: алар ашамый башлыйлар, хәлсезләнәләр, авызларыннан куе ак күбек агып тора. Кайберләренең имчәкләре...

Быел Россиянең 30 төбәгендә терлекләрнең күпләп үлүенә китерә торган йогышлы ящур (тилчә) чире таралуы күзәтелә, дип хәбәр итте безгә "Россельхознадзор" белгече Рәшит Хәйруллин. Ящурны чыдамлы һәм яшәүчән вируслар тарата. Терлекләрнең бу чир белән авыруын түбәндәге билгеләрдән белергә мөмкин: алар ашамый башлыйлар, хәлсезләнәләр, авызларыннан куе ак күбек агып тора. Кайберләренең имчәкләре һәм тояклары яргалана, тән температурасы 40,5-41,5 градуска кадәр җитә. Вирус сөттән, тизәктән, селәгәйдән, терлек азыгыннан таралып, терлекчеләрнең киемнәренә транспортка ияреп, сәламәт терлекләргә дә йогарга мөмкин. Кайвакыт вирус белән кешеләр дә зарарланалар, аңа бигрәк тә балалар бирешүчән.

Ящур үтеп керүдән саклану өчен барлык профилактик чаралар күрелергә тиеш. Терлекләрне һәм терлек продукциясен ветеринария белешмәләреннән башка санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан алмаска, терлек торакларын ябык режимга күчереп, дезинфекция һәм дератизация үткәреп торырга, терлекләргә ящурга каршы вакцина ясатырга, аларны даими рәвештә күзәтергә кирәк. Чалыр алдыннан хайванны ветеринария белгече тикшерергә, иткә һәм башка әгъзаларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә тиеш. Терлек ящур йоктырган дигән шик туганда бу хакта дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә, шикле терлекне аерым ябарга, аны чалмаска, бу хуҗалыктан терлек продукциясен, азыгын сатмаска, хуҗаның үзенә саклык чараларын күрергә кирәк.

фото: http://sfera.fm/news/v-liviyu-vernulsya-yashchur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk