Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татар Толлысыннан Зөһрә апа турында истәлек

2013 елның май ае. Авыл медпунктына район дәваханәсеннән участок табибәсе Гүзәлия Хисамова килде. Аңа керергә чират торабыз. Урам якка чыга торган ишек ачык булганлыктан, тышта сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Монда кергәнче үк тавышы ишетелде аның. Олыгаеп, йодрык кадәр генә калган, бөкресе чыгып, таякка таянган Зөһрә Нургаянова медпункт баскычыннан менеп килә....

2013 елның май ае. Авыл медпунктына район дәваханәсеннән участок табибәсе Гүзәлия Хисамова килде. Аңа керергә чират торабыз. Урам якка чыга торган ишек ачык булганлыктан, тышта сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Монда кергәнче үк тавышы ишетелде аның. Олыгаеп, йодрык кадәр генә калган, бөкресе чыгып, таякка таянган Зөһрә Нургаянова медпункт баскычыннан менеп килә. Тавышы көр, ачык һәм чиста сөйләшә. Күп вакытлардан бирле күргән юк иде аны. Ишектән керүгә: "Исәнмесез! - диде ул. -Йә, Аллам, Мансур да монда икән", - дип, минем белән кабат исәнләште. Үзенә бирелгән урынга җайлап урнашып, барыбызны да аерым-аерым күзәтеп чыкты. Фельдшерыбыз Лида Хаҗиевага рәхмәтен әйтеп:
-Менә бит, табиб килгәнен хәбәр итеп, алырга машина да җибәргән, - диде ул сөенеч белән. Зөһрә апа күп еллар фермада сыер сауды, алдынгылыкны бирмәде. Олыгаеп, "Арендачылар берлеге"ндә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хәзер аңа 83 яшь.
-Гомерем буе сиңа рәхмәтле булдым, Мансур. Хәзер дә кешеләргә ихтирамлыгыңны искә алам. Мине эшемнән куып кайтаргач, төн булуга карамастан, елап, өй ишегегезне атлап керергә мәҗбүр булдым. Син миңа: "Тынычлан, Зөһрә апа, эшеңә чык. Иртәгә иртән фермада булырмын", - дидең. Синең яннан тынычланып чыгып, пенсиягә кадәр яраткан эшемдә эшләдем. Син үзең бу турыда оныткансыңдыр инде, - диде ул.
Чыннан да, күп вакыйгаларны искә төшердең әле син, Зөһрә апа. Клуб мөдире булып эшләгән вакытымнан бирле үзем дә хезмәтемне булдырырга тырышып, яратып башкардым. Төп вазыйфамнан тыш, иртә-кич авыл фермасында була идем. Бер матур көнне сыер савучыларга "Социалистик Татарстан" гәҗитен укып, яңалыклар белән таныштырганда безне фотокорреспондент сурәткә төшереп алган иде. Мин дә Зөһрә апага шул турыда әйтеп, хәтеребезне яңарттым.
Медпунктта чират көтүчеләр арасында баш зоотехник булып эшләгән Рәвия Хәбибуллина да бар иде:
-Буш вакытларымда фотосурәтләргә карап утырам. Чыннан да, Мансур абый, син гел безнең белән булгансың икән, - диде.
Эшемне искә алып, хәтеремне яңартуыгыз өчен рәхмәт сезгә, дуслар. Зөһрә апа ветеран саналып, табибка чиратсыз керергә урыныннан кузгалгач, берәү:
-Бөкреңне бәрә күрмә, әкрен йөр, - дип искәртте. Аңа каршы Зөһрә апа:
-Бәрәч, минем бөкрем бармыни, кайчан чыккан әле ул зәхмәт, - дип шаяртып алды.
Үз чиратым җитеп, табибка күренеп чыктым. Чират көтүчеләр белән саубуллашып, чыгарга кузгалгач, Зөһрә апа:
-Түбән очка (зиратка) төшкәндә сезгә һәм умарта кортларыгызга карап узармын. Сиңа соңгы рәхмәтем шул булыр, - диде.
-Анда барырга бик ашыкмыйк әле, Зөһрә апа. Киләсе елларда да очрашырга язсын. Вакыт бик тиз уза бит, - дидем.
Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото http://img1.liveinternet.ru/images/attach/c/6/93/453/93453383_3229571_rom.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев