Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәмәрдән бистәсендәге китапханәгә якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевның исеме бирелде

Танылган журналист-публицист, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире булып эшләгән, Байлангар авылында туып-үскән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевка 1 мартта 65 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, узган елның көзендә аяусыз авыру аны безнең арадан алып китте. Шушы көннәрдә ул хезмәт юлын башлаган Шәмәрдән бистәсе...

Танылган журналист-публицист, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире булып эшләгән, Байлангар авылында туып-үскән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевка 1 мартта 65 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, узган елның көзендә аяусыз авыру аны безнең арадан алып китте. Шушы көннәрдә ул хезмәт юлын башлаган Шәмәрдән бистәсе китапханәсенә танылган әдипнең исемен бирү тантанасы булып үтте. Анда Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов, Шәмәрдән җирлеге рәисе Айдар Гәрәев, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова, фәннәр докторы, профессор Әнвәр Шәрипов, халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, һәвәскәр рәссам Нурислам Галиев, Байлангар урта мәктәбе директоры Хәтмулла Вакказов, якташыбызның замандашлары, хезмәттәшләре, гаилә әгъзалары, туганнары, күпсанлы китап сөючеләр, укучылар, кунаклар катнашты.

фото: http://ipad.intertat.ru/tt/society-tt/item/37154-%E2%80%9Csaba-ta%D2%A3naryi%E2%80%9Dnyi%D2%A3-elekkege-redaktoryi-vafat.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk