Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сайлаулар бердәм рәвештә үтте

Бүген Кукмара районының барлык сайлау участокларында Татарстан Республикасы Президентын һәм "Кукмара муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узды. Иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участоклары ачылып, халыкны кабул итәргә әзер иде. Ерактан яңгыраган күңелле көйләр, әйтерсең лә, халыкны үзенә дәште. Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча районда 71...

Бүген Кукмара районының барлык сайлау участокларында Татарстан Республикасы Президентын һәм "Кукмара муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узды. Иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участоклары ачылып, халыкны кабул итәргә әзер иде. Ерактан яңгыраган күңелле көйләр, әйтерсең лә, халыкны үзенә дәште. Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча районда 71 сайлау участогы эшләгән. Сайлауда барлык сайлаучыларның 95, 05 проценты үз тавышын бирде.

-Гомумән алганда, районда сайлаулар тыныч, бердәм рәвештә үтте. Гадәттән тыш хәлләр, тәртип бозулар күзәтелмәде. Сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрде, - дип хәбәр итте район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марсель Төхбәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk