Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салават Юзеевның “Күкшел егетләре” фильмы Уфада “Көмеш акбүзат” кинофестивалендә катнаша

Кинофестиваль Уфада 17-19 декабрь көннәрендә үтә.

Татар кинорежиссеры һәм язучысы Салават Юзеевның "Күкшел егетләре" этнографик документаль фильмы Уфада узачак "Көмеш акбүзат" халыкара милли һәи этник кино фестивалендә катнаша. Кинофестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган конкурс программасында "Күкшел егетләре" - бердәнбер Татарстан фильмы.

Кинофестиваль Уфада 17 - 19 декабрь көннәрендә үтә. Ул Башкортстан башкаласында дүртенче ел рәттән уздырыла.

Мәгълүмат өчен. "Күкшел егетләре" документаль фильмы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Кукмара районының Күкшел авылында төшерелгән. Фильмда бу авылда сакланып калган Сөрән салу яки, Рекрут йоласы сурәтләнә. Фильмны төшерү төркеме Күкшел авылына йола үткәрелгән көнне кайткан, йоланы төшергән, йола барышында егетләр һәм авыл кешеләре белән сөйләшкән. Егетләр башкарган рекрут җырларының текстлары да бирелгән.

"Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул Сабан туе алды йоласы буларак бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев