Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Кукмарада мини-футбол ярышын тамаша кылды (+фото)

30 ноябрьдә "Зилант" спорткомплексында Кукмара 1нче татар гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Габделфәт Вәлиев истәлегенә 2003-2004 елларда туган балалар арасында мини-футбол ярышы булды. Анда дистәгә якын команда катнашты. Турнирда Кукмара 4нче урта мәктәбе командалары (тренерлары Рафис Нәкыйпов) 1 һәм 2нче, Лельвиж урта мәктәбе командасы (тренерлары Дилүс Кәримуллин) 3нче урыннарны яуладылар. Кукмара...

30 ноябрьдә "Зилант" спорткомплексында Кукмара 1нче татар гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Габделфәт Вәлиев истәлегенә 2003-2004 елларда туган балалар арасында мини-футбол ярышы булды. Анда дистәгә якын команда катнашты. Турнирда Кукмара 4нче урта мәктәбе командалары (тренерлары Рафис Нәкыйпов) 1 һәм 2нче, Лельвиж урта мәктәбе командасы (тренерлары Дилүс Кәримуллин) 3нче урыннарны яуладылар.

Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Адель Зәйнуллин уенның "Иң яхшы һөҗүмчесе", Лельвиждан Федор Алексеев "Иң яхшы капкачы", Зур Кукмарадан Динар Зарипов "Иң яхшы сакчы" дип табылдылар.

Җиңүчеләргә иганәчеләрнең бүләкләре, Дипломнар тапшырылды.

Мини-футбол турнирын Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тамаша кылды.

Рәшит МИНЕГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk