Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның Рудник авылында борынгы ук табылган

Рудник авылындагы бакчабыздан шушы көннәрдә ук табып алдык. Шаккатмалы: җирне ничә дистә еллар эшкәртсәк тә, моңарчы күзгә чалынмаган. Элгәре көнкүреш әйберләренең табылганы булды анысы, тик аларны сакламаганбыз. Ә менә сугыш коралы ничек килеп эләккән икән бирегә? Кайсы гасырдан безнең көннәргә килеп җиткән? Шушы урыннарда булган бакыр кою заводы истәлеге дисәң,...

Рудник авылындагы бакчабыздан шушы көннәрдә ук табып алдык. Шаккатмалы: җирне ничә дистә еллар эшкәртсәк тә, моңарчы күзгә чалынмаган. Элгәре көнкүреш әйберләренең табылганы булды анысы, тик аларны сакламаганбыз. Ә менә сугыш коралы ничек килеп эләккән икән бирегә? Кайсы гасырдан безнең көннәргә килеп җиткән? Шушы урыннарда булган бакыр кою заводы истәлеге дисәң, ук тимердән эшләнгән. Шушы сорауларга ачыклык кертмәсме дип, Кукмарадагы туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинага мөрәҗәгать иттем.

-Бу - бик сирәк табылдык, безнең музейда юк иде әле, -диде ул.- Аны археологларга күрсәтербез. Бу табылдык район тарихы битләренә яңа сәхифә язарга мөмкин.

Газета укучыларыбыз арасында да, бәлки, тарихи әйберләргә юлыгучылар бардыр. Бу хакта редакциягә яки Кукмара музеена хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Гөлҗофар Миннеханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk