Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның "Аргамак" командасы Алабугада узган республика чемпионатында икенче урын алып кайтты

    Алабуга шәһәрендә пауэрлифтинг, ягъни ятып штанга күтәрү һәм голбол буенча инвалидлар арасында Республика чемпионаты үткәрелде. Бу ярышларда районыбыздан "Аргамак" командасы катнашты һәм 2 нче урынны яулады. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында өч үлчәү берәмлегендә алып барылды. 60 килограммга кадәр булган үлчәү авырлыгында спорт ветераны Валентина Борисова өченче урынны яулады һәм...

    Алабуга шәһәрендә пауэрлифтинг, ягъни ятып штанга күтәрү һәм голбол буенча инвалидлар арасында Республика чемпионаты үткәрелде. Бу ярышларда районыбыздан "Аргамак" командасы катнашты һәм 2 нче урынны яулады. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында өч үлчәү берәмлегендә алып барылды. 60 килограммга кадәр булган үлчәү авырлыгында спорт ветераны Валентина Борисова өченче урынны яулады һәм бронза медальга ия булды.

    75 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында исә Кукмарадан Ләбибә Талипова һәм Әсән-Елгадан Миннегөл Семенова республика чемпионнары исемнәренә лаек булдылар һәм алтын медаль белән бүләкләнделәр. Кукмараның өченче урта мәктәбе укучысы Зөлфия Әгъләмова 75 килограмм үлчәү берәмлегендә катнашып, икенче урынга чыкты.

    Ир-атлар арасында Ош-Юмьядан 75 килограмм үлчәү авырлыгында Валерий Николаев, Березняктан Илнар Сабиров (60 килограмм) икенче урыннарны яуладылар.

    Голбол уеннарында исә район командасы өченче урынга чыкты. Әлеге команда әгъзалары - Мөнир Гыймадиев (Кукмара), Валерий Николаев (Ош-Юмья), Рамил Фәтхрахманов (Чишмәбаш).

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: