Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның үрнәк гаиләләре тәбрикләнде

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Гаилә бәйрәме" уздырылды. Чарага иңне-иңгә куеп, тигез, матур гомер итүче парлар: Розалия һәм Роберт Мансуровлар, Лидия һәм Анатолий Яппаровлар, Лубяннан Хәнәфиевлар династиясе, Раушания һәм Миннәхмәт Төхбәтуллиннар, Гөлнур һәм Владимир Андреевлар чакырылган иде. Алар арасында быел үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән,...

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Гаилә бәйрәме" уздырылды. Чарага иңне-иңгә куеп, тигез, матур гомер итүче парлар: Розалия һәм Роберт Мансуровлар, Лидия һәм Анатолий Яппаровлар, Лубяннан Хәнәфиевлар династиясе, Раушания һәм Миннәхмәт Төхбәтуллиннар, Гөлнур һәм Владимир Андреевлар чакырылган иде. Алар арасында быел үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән, балалар алып үстерүче, күп балалы гаиләләр, гаилә династиясен дәвам итүчеләр бар. Сәхнә түренә чакырылучы гаиләләрнең һәрберсе хакында җылы сүзләр әйтелде, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара гаиләләр район Мәдәният йорты үрнәк

erid: 2VtzqxWHLUk