Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның бер төркем ветераннары Янилгә студентлар белән очрашуга барды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек уңаеннан бер төркем ветераннар Янилдә урнашкан Кукмара аграр көллиятенә очрашу кичәсенә бардык. Иң элек көллиятнең музеена экскурсия ясадык. Музей экспонатларга бик бай икән. Үз тырышлыклары белән ясалган стендларда шушы уку йортында эшләгән шәхесләрнең биографияләре, портретлары урын алган. Янил МТСына нигез салучы, 1936 елдан 1955 елга...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек уңаеннан бер төркем ветераннар Янилдә урнашкан Кукмара аграр көллиятенә очрашу кичәсенә бардык. Иң элек көллиятнең музеена экскурсия ясадык. Музей экспонатларга бик бай икән. Үз тырышлыклары белән ясалган стендларда шушы уку йортында эшләгән шәхесләрнең биографияләре, портретлары урын алган. Янил МТСына нигез салучы, 1936 елдан 1955 елга кадәр директор булып эшләгән, СССР Югары Советы депутаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары кавалеры Сәмигулла Вәлиев турында бик бай материал тупланган.

Очрашуда көллиятнең үткәне, бүгенгесе, уку процессы белән таныштык. "Кар десанты" эзтабарлары Новгород өлкәсендәге "Мясной Бор"да һәлак булган сугышчыларны эзләүгә зур өлеш кертәләр икән. Олыяз урта мәктәбе укучылары белән берлектә инде 257 солдатның сөякләрен табып җирләгәннәр. Бу хакта видеоязманы карап белдек. Очрашуда район ветераннар Советы рәисе Мияссәр Мансуров, Янил ветераннар оешмасы җитәкчесе Нәзилә Тимергалиева һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар. Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Алия Газизова, Гөлинә Гыйләҗетдинова, Рәйхан Газизуллин кебек талантлы җырчылары, биючеләре күп икән. Мул сыйлы табын әзерләгәннәр. Әнә шулай күңелле итеп сөйләшеп, аралашып утырдык, яшь буынга әйтәсе килгән фикерләребезне белдердек. Әлеге очрашуны оештырган, безне ачык йөз белән каршы алган, ял иттергән әлеге коллективка, авыл җирлегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Нурислам ГАЛИЕВ, Зур Кукмара авылы

фото: http://stavropol.bezformata.ru/listnews/pobedi-v-velikoj-otechestvennoj-vojne/16545747/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X