Райондашыбыз телефон урлаган өчен хөкем ителгән
Август аенда була бу хәл. 28 яшьлек Андрей Мисюкевич исерек көе поселокның Чернышевский урамындагы 1нче йортта урнашкан ашханәдән 3990 сумлык "Nokia 301RM -839" маркалы кесә телефонын урлый. Бу телефонны Аблаев фамилияле кеше пакет белән урындыкта калдырып торган була, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Мисюкевич әлеге кыңгыр эше өчен...
Август аенда була бу хәл. 28 яшьлек Андрей Мисюкевич исерек көе поселокның Чернышевский урамындагы 1нче йортта урнашкан ашханәдән 3990 сумлык "Nokia 301RM -839" маркалы кесә телефонын урлый. Бу телефонны Аблаев фамилияле кеше пакет белән урындыкта калдырып торган була, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Мисюкевич әлеге кыңгыр эше өчен район суды тарафыннан ике елга шартлы рәвештә хөкем ителә. Район прокуратурасы аңа карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыга.
фото: http://m.tech.obozrevatel.com/23548-v-kieve-ezhednevno-registriruyut-krazhi-15-mobilnyih-telefonov.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев