Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район прокуратурасы хезмәт хакларын үзвакытында түләнмәү буенча 480 закон бозу очрашу теркәгән

Агымдагы елның 6 аенда район прокуратурасы хезмәт хакларының үзвакытында түләнүен тикшерү нәтиҗәсендә законнарны бозуның 480 очрагы ачыкланган. Алар буенча 14 вазыйфаи зат - дисциплинар, 5 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Эш урыннарында травма алу очраклары буенча тикшерүләр үткәргәндә хезмәтне саклау буенча законнарны бозуның 6 очрагы табылып, гаеплеләр җавап тотканнар. Шулай...

Агымдагы елның 6 аенда район прокуратурасы хезмәт хакларының үзвакытында түләнүен тикшерү нәтиҗәсендә законнарны бозуның 480 очрагы ачыкланган. Алар буенча 14 вазыйфаи зат - дисциплинар, 5 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Эш урыннарында травма алу очраклары буенча тикшерүләр үткәргәндә хезмәтне саклау буенча законнарны бозуның 6 очрагы табылып, гаеплеләр җавап тотканнар. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә - 4, мәгарифтә - 42, инвалидларның һәм башка социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең хокукларын яклау буенча - 33, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә - 99, әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә - 39 закон бозу очраклары ачыкланган. Һәр очрак буенча җитди чаралар күрелгән. Май-июнь айларында 12 авыл җирлегендә чүп-чар җыю, аны алып китү, үтильләштерү һәм эшкәртү буенча бурычның үтәлеше тикшерелгән. Әлеге территорияләрне тәртипкә китерүне мәҗбүр итүне сорап, эшләр судка җибәрелгән. 27 авыл җирлегенең зиратларында санитар нормаларның саклануы тикшерелеп, чүп-чар җыю өчен урналарның һәм каты капламлы мәйданчыкларның булмавы ачыкланган. Бу җитешсезлекләрне бетерү буенча да эшләр судта каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk