Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчесе Сергей Димитриев Югары Өскебашта яшәүче Мәйсүфә Шакированы юбилее белән котлады (+Фото)

Бүген Югары Өскебаш авылында яшәүче Мәйсүфә апа Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәдҗановлар...

Бүген Югары Өскебаш авылында яшәүче Мәйсүфә апа Шакирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәдҗановлар да юбилярга үзләренең котлауларын ирештерделәр.

Мәйсүфә апа гомере буе колхозда баш хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Фидакарь хезмәте өчен бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләре дә бик күп аның.

-Таләпчән булырга, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга, сабырлыкка өйрәтте ул. Без аңа бик рәхмәтле, - диләр Мәйсүфә апа кул астында бухгалтерия системасында эшләп лаеклы ялга чыккан Минненур Мохтарова һәм Әлфия Гатиналар.

Бүгенге көндә юбиляр бертуган абыйсының кызы Рәйсә апа белән яши. Сау-сәламәт булып, тагын бик күп еллар яшәргә язсын әле сезгә, Мәйсүфә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев