Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчесе Сергей Димитриев бәйрәм уңаеннан эшмәкәрләрне тәбрикләде

-Бу көнне без энергияле, инициативалы, иҗади, үз эшләрен булдырып, югары үсешкә ирешә алган кешеләрне хөрмәтлибез, - диелә котлауда. - Эшмәкәрлек - районыбызның социаль-иктисадый секторының алыштыргысыз өлеше. Сез үзегезнең бай, киңкырлы тәҗрибәгезне кулланып, тормышыбызның төрле өлкәләре үсешенә үз өлешегезне кертәсез, үзегез белән бергә башка булдыклы кешеләрне дә район икътисадына тартасыз. Яңа...

-Бу көнне без энергияле, инициативалы, иҗади, үз эшләрен булдырып, югары үсешкә ирешә алган кешеләрне хөрмәтлибез, - диелә котлауда. - Эшмәкәрлек - районыбызның социаль-иктисадый секторының алыштыргысыз өлеше. Сез үзегезнең бай, киңкырлы тәҗрибәгезне кулланып, тормышыбызның төрле өлкәләре үсешенә үз өлешегезне кертәсез, үзегез белән бергә башка булдыклы кешеләрне дә район икътисадына тартасыз. Яңа эш урыннары булдырып, кешеләрне кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез һәм төрле хезмәтләр күрсәтәсез. Сез район икътисадында үз урыныгызны булдырдыгыз һәм социаль мөһим проектларны, программаларны, алдынгы фикерләрне тормышка ашырасыз, бу - зур сәләт һәм шул ук вакытта хөрмәткә лаеклы җаваплы хезмәт.

Намуслы хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, ә бизнесыгызда ышанычлы партнерлар, тотрыклы керем, табышлы килешүләр һәм бизнес-проектларыгызның тормышка ашуын, уңышлар һәм җиңүләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk