Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы яңгыр көтә

Иртәдән алып кичкә кадәр һәр көнне халык яңгыр көтә быел. Яшен яшьнәп, күк күкрәп яварга ымсындырып йөри дә, болытлар таралып, янә кояш кыздыра башлый. Бакчадагы агач-куаклар ышыгында да, иген басулары турында әйтеп торасы да юк - кул сыярлык булып җир ярыла. Киров өлкәсенең күршедәге Пенәгәр авылында Сабантуй узды. Яңгырсыз узганы...

Иртәдән алып кичкә кадәр һәр көнне халык яңгыр көтә быел. Яшен яшьнәп, күк күкрәп яварга ымсындырып йөри дә, болытлар таралып, янә кояш кыздыра башлый. Бакчадагы агач-куаклар ышыгында да, иген басулары турында әйтеп торасы да юк - кул сыярлык булып җир ярыла.
Киров өлкәсенең күршедәге Пенәгәр авылында Сабантуй узды. Яңгырсыз узганы бик сирәк аның. Бу "традиция" быел тагын кабатланды: сәгать дүртләр тирәсендә 5-10 минут кына булса да яңгыр коеп алды. Сабантуйга җыелган халык машиналарына кереп утырып, шатланып яңгыр яуганын күзәттеләр. Сабантуй таралгач, Кукмарада, тузанны басарлык кына, янә бер сибәләп алды. Туеш микрорайонында вак кына боз да яуган. Әз булса да, бәрәкәтле булсын, явып кына тора күрсен!

Азат Сабитов.

фото: http://newtaganrog.blogspot.com/2012_08_12_archive.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара яңгырлар боз

erid: 2VtzqxWHLUk