Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Өлкәннәрне котлады

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады: -Сезнең яшәү рәвешегез, тормыш тәҗрибәгез урта буын һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора. Тормыш юлыгыз батырлыкка тиң. Хезмәтегез, киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Тормышыгыз имин булсын, сау-сәламәт гомер кичерегез. Бүген районыбыз тулы канлы тормыш белән яши, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән,...

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады:

-Сезнең яшәү рәвешегез, тормыш тәҗрибәгез урта буын һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора. Тормыш юлыгыз батырлыкка тиң. Хезмәтегез, киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Тормышыгыз имин булсын, сау-сәламәт гомер кичерегез.

Бүген районыбыз тулы канлы тормыш белән яши, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сезнең - өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Өлкәннәребез бернәрсәгә дә битраф түгел, әле дә күбесе актив тормыш рәвеше алып бара. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла, - диде ул үзенең тәбрикләү сүзләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk